Әтнә таңы

Балалар тәкъдимен кабул иттеләр

Яшь гражданнар арасында беренче муниципаль форумның безнең районда узуы тикмәгә булмады; катнашучыларның тәкъдимнәргә бай булуы һәм аларны район җитәкчелегенең тулысынча диярлек кабул итеп, тормышка ашыруы безне әнә шул дәрәҗәгә күтәрде.

“Ашыт” спорт һәм мәдәни үзәгенең актлар залы балалар оешмалары советы форумына килүчеләр тавышыннан яңгырап торды. Зал тулы иде. Әлеге форумның асылы – яшь буынны заман сулышына кушылып яшәргә өндәү, креатив алымнар кулланып эшләүче балалар оешмаларының эшчәнлеген чагылдыру, районыбыз йөзен яхшыга үзгәртү уңаеннан, җитәкчелеккә тәкъдимнәр җиткерү. Кыска гына вакыт эчендә безнекеләр боларга ирешү юллары буенча мастер-класслар алып, бу максатларның кайберенә ирештеләр дә...
Башта балаларны төркемнәргә бүлеп, аларның тәкъдим-идеяләрен ачыкладылар. Балалар аларны кәгазь битләрендә рәсмиләштергән ва­кытта, җитәкчеләре бе­лән аралашып алдык. “Сәләт” клубы президенты Тимерхан Шәйхетдинов дулкынлана-дулкынлана:
– Биредә берничә төркем бар, без 2нче төркемне тәкъдим итәбез. Ә һәр төркемдә 9 юнәлеш. Ә эчтәлеге бик гади – балалар ниндидер өлкәдә инициатива күрсәтәләр, җитәкчелеккә булган мө­рәҗәгать-тәкъдимнәрен формалаштыралар. Алары мәгариф һәм фән өлкәсендә дә, балаларны хокукый яктан яклау буенча да, патриотлыкка бәйле дә булырга мөмкин. Без балаларның һәр тәкъдимен куанып каршы алабыз, – диде.
Хәтерлисездер, 2011 елны “Сәләт”леләр ялы безнең “Чулпан”да узган иде һәм ул иҗади юнәлеш буенча үтте. Ә барысы 23 юнәлешне колач­лый бу клуб. Ата-аналарның белеп торуы комачау итмәс, кайберсен искә алу урынлы булыр. Сәләт-санак юнәлешендә компьютер белән эшләргә өйрәтсәләр, дәрман дигәне үз эченә интеллектуаль юнәлешне ала, сәләт-­олимп дигәнендә, исеменнән үк аңлашылганча, укучы балаларны олимпиадаларга әзерләргә булышалар, хәтта җырчы, шигырь остасы һәм тел бистәләрен берләштергән аерым юнәлешләре дә бар.
Оешма директоры Екатерина Согрина исә, биредә актив катнашучыларның киләчәктә нинди өстенлекләргә ия булачаклары турында сөйләде. Бәхәссез, беренче чиратта ул инициатива күрсәтү, тәкъдимеңне югарыдагыларга җиткерә белү булса, икенче яктан, сүз байлыгына, үз фикереңне яклый белергә өйрәтә.
Ә менә Татарстандагы Бөтенроссия халык фронты яшьләре координаторы Дамир Нургалиев форумдагыларга вакытны дөрес кулланырга өйрәтте. Саннар аша җиткерелгән мәгълүматларны балалар аеруча яратып кабул иттеләр. 25550, 10220, 1788... Бер карашка гади саннар кебек. Әмма кешенең уртача гомер озынлыгы нибары диимме икән, 25550 көн генә булуын, шуның 10220се йокыга, 1788е ашар, сөйләшер, каядыр барыр өчен китүен әйтеп шаккатырды ул. Ниндидер максат куеп, шуңа омтылу өчен әллә ни күп вакыт калмый да икән бит! Балалар аңына шуңа күрә вакытның кадерен белергә, бушка уздырмаска кирәк булуны сеңдерергә тырышты. Биредә шәхсән үзем өчен ачыш булган бер мизгелне язмыйча кала алмыйм. Сүз уңаеннан, Дамир Нургалиев балаларга мөрәҗәгать итеп: “Телефоныгызда инстаграмм бармы соң?” – дип кызыксынды. Бөтен зал кулын югары күтәрде, ә бит биредә өлкән сыйныфлар белән бергә VIII сыйныфлар да бар иде.
Форумның соңгы өлешендә районның башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов та катнашты. Ул балаларның һәр тәкъдиме белән таныштырып чыкты һәм:
– Һәр инициатива да гамәлгә ашырылачак, – дип ассызыклады.
Ә ахырдан бүләкләү өлеше узды: актив балаларны да, актив тәкъдим ясаучыларны да – бу хакта фоторепортаж белән газетабыз сайтында таныша аласыз.

Реклама

Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: