Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Баланы батутка кертү мина кырына чыгару белән бер

Баш травматолог: Баланы батутка кертү мина кырына чыгару белән бер. Петр Андреев батутларның сәламәтлеккә җитди куркыныч тудырыруы турында әйтте.

Батутлар куркыныч имгәнүләргә китерә ала. «Баланы батутка кертү мина кырына чыгару белән бер», — диде «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Республика клиник хастаханәсенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш травматолог-ортопеды Петр Андреев.

«Бала егылу куркынычы булганда, дөрес итеп егыла да белми, аягына нык баса алмаска мөмкин. Күбрәк 8-12 яшьтә имгәнәләр. Былтыр 70 кеше батутта имгәнгән. Балаларның умыртка баганалары, аяк-куллары сына, болар шактый озак дәвалануны сорый. Ел дәвамында да ата-аналарга да бу балаларны бик сакларга туры килә», — диде Петр Андреев.

Ул батутка кертер алдыннан инструкторлар балаларны әзерләргә, аңлатырга тиешлеген әйтте.

«Батут үзәкләре гөмбә кебек үсә, ахырысы. Батут үзәкләреннән имгәнүчеләр гел килеп торалар. Кабартылган кечкенә батутларда да балалар күп җыела, алар да имгәнү ягыннан куркыныч. Батут ул — спорт снаряды. Паркта күңел ачу өчен таганнар ясау бер әйбер, ә ял паркында экстремаль спорт җайланмалары куела башлау бөтенләй ят әйбер», — диде травматолог.

Матбугат очрашуындагы табиблар бертавыштан батутлар куркыныч булуы турында чаң сукты. Алар батут үзәгендә имгәнү алу ихтималлыгы 50 процент булуын, я умырткалык баганасы, я башка берәр җир сынарга мөмкинлеген әйтте. Алар фикеренчә, батутларга ата-аналардан ризалык алып кертергә кирәк.

«Баланы гел күз алдында, кул сузымында тотарга кирәк. Иң мөһиме — ата-аналар контроле», — диделәр.

Чыганак http://Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев