Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

"Башваткыч" режиссерлары - Әтнәдә

Бүген "Башваткыч" тапшыруын төшерүче режиссер Зөлфирә Мөхәммәдиева, программаның редакторы Миләүшә Гарипова Әтнә театрына кайттылар. Алар арасында тапшыруның әйдәп баручы редакторы , безнең якташыбыз, Әтнә кызы Әлфирә Мәһдиеваның да булуы безгә горурлык өсти.

Әтнәдә  Театр елы ачылышына, Әтнә театрының 100 еллыгына һәм Кабан елына багышланган, Әтнә дәүләт драма театрының  Кабан елында туган 3 артисткасы катанашачак  чираттагы "Башваткыч" тапшыруы  ТНВ да - 30 декабрьдә, ТНВ - планетада 29 декабрьдә булыр дип көтелә. 

- Бүген Әтнә театрының директоры Ленур Зәйнуллин, Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин белән сөйләштек, чыгыш ясыйсы артист кызлар белән аралаштык, нәрсәнең ничек буласын аңлаттык, бары да яхшы булыр дип өметләнәбез. Барлык нечкәлекләрен дә ачып бетерәсе килми, карарсыз, Яңа ел алды тапшыруы күңелле булачак, - диде Әлфирә Мәһдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев