Белешмәсез ярамый
31 июльдә Корбан-бәйрәмен билгеләп узачакбыз. Әлеге бәйрәмдә күпчелек халык сарык чала. Бу изге гамәлне башкаручыларга нәрсәләр белергә кирәк?
Ветеринария белгечләре шул хакта кисәтә.
Сарыклар чит өлкәләрдән, яки башка районнан кайткан очракта аларның беренче номерлы ветеринар белешмәсе булырга тиеш. Чөнки күп кенә өлкәләрдә бруцеллез авыруы киң таралган. Кызганычка каршы, ул терлек аша кешегә дә иярә.
Сарык сату, алу, чалу мал табиблары рөхсәте белән башкарылырга һәм корбанга дигән мал махсус урыннарда гына чалынырга тиеш.
Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/баран-тексела-мая-1338283/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев