Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Безнең берләшмә «ВКонтакте» социаль челтәрендә «өйдә утыр" Бөтендөнья флешмобына кушылды

"ВКонтакте» берләшмәсе миллионлаган әбүнәчеләрне өйдә калырга чакырды

«ВКонтакте» социаль челтәрендәге Татарстан берләшмәләре администраторлары планетада яшәүчеләрне үз йортларында калырга чакыра торган Бөтендөнья флешмобына кушылдылар.

    Республика пабликлары 1 миллионнан артык әбүнәчегә офлайн элемтәләрнең санын киметергә һәм, һәрхәлдә, урамга чыкмаска дигән өндәмә белән мөрәҗәгать итте.
Төркемнәр исемендә «өйдә утыр " дигән өстәмә барлыкка килде. Бу акциядә Казан, Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Азнакай кебек эре җәмәгатьчелекләр катнашты инде.
Паблик администраторлары үзләренең чакырулары белән якындагы көннәрдә өйдә калырга һәм бу вакытны гаиләгә һәм якыннарына багышларга тели. Шул рәвешле һәркем коронавирус йогышын профилактикалауга һәм көрәшкә үз өлешен кертә ала.
"Сәламәтлек-иң мөһиме, бүген һәрберебезне борчырга тиеш. Әйдәгез, берләшик һәм бер-беребез белән теләктәш булыйк", - дип мөрәҗәгать итте.

Фото берләшмә скриншоты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев