Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

"Идел-йорт" спектакльләре - Әтнәдә!

23-24 апрель көннәрендә Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында

Шамил Зиннур улы Закиров исемендәге XIX "Идел-йорт" театр коллективларының төбәкара конкурсы башланды. 

Театр сөюче райондашлар бу бәйгене  спектакльләр карау өчен махсу көтеп ала. Белми калмагыз. 

Ике көн дәвамында барачак бәйгене бүген 14.00 сәгатьтә Балтач мәдәният үзәгенең халык театры башлап җибәрде.

Кичен, 18,00 сәгатьтә үзебезнең Олы Мәңгәр халык театры Хәбир Ибраһим белән Рәдиф Сәгъдинең "Кияү абый" (12+) спектаклен күрсәтәчәкләр.  Әлеге театр коллективы узган елгы бәйге җиңүчесе икәнен дә онытмагансыздыр. 

Безнекеләрдән тыш "Идел-йорт"та Биектау районы Ямаширмә халык театры, Кукмара районы һәм Арча районының Иске Ашыт үзешчәннәре дә катнашачак. 

Иртәгә 10 сәгатьтә, 14.00, 18.00 сәгатьтә карый аласыз спектакльләрне.

Фәридә Филатова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев