Әтнә таңы

Җиләк утыртырга вакыт

Бакча җиләге – виктория турында бара сүз.

Җиләк утырту өчен иң уңай вакыт: 15 августтан – 10 сентябрь аралыгы. Аны гадәтә пикировать ителгән хәлдә яз һәм көз утырталар.

Утырта торган рассаданың кимендә 3 яфрагы һәм тамыр чугы булырга тиеш. Аның өчен төньяк җилләре тими, кояш яхшы торган участокны сайлыйлар. Җир җиләге өчен редистан, салат, сельдерей, петрушка, суган, сарымсак һәм кишердән бушаган җирләр әйбәт.

Ә бәрәңге, помидор, кыяр, кыяр, кабак, баклажаннан бушаган җирләргә утыртсаң, ул фитофтороз һәм вентициллез авыруына дучар була.

Каты корт һәм май коңгызы белән зарарланган, чүпләнгән җирдә җиләк утырту өчен аны башта чүптән һәм корткычлардан бик яхшылап арындырырга кирәк.

Кагыйдә буларак, бакча җиләге өчен калкулыклы һәм батынкы җирләре булмаган тигез участокларны яки текәлеге 5 градустан артмаган авышлыклы җирләрне сайлыйлар. Андый җирләрдә кар сулары озак ятмый, уңдырышлы катлам баерак була. Калкулыкларда үсемлекнең өшүе, батынкы урыннарда черүе мөмкин.

Җитәк бер урында гадәттә 4-5 ел үстерелә. Шунлыктан туфракны алдан ук тиешенчә ашлап куярга кирәк: 10 кв.мга 60-100 кг компост, яки черегән тирес, шулай ук 150-200 г фосфат, 120-150 г калий ашламасы кертәләр. Шуннан соң туфракны казып тигезлиләр. Бакча җиләге яхшы ашланган җиңел туфракны ярата.Тирән эшкәртелгән җирдә җиләкнең тамыр системасы көчле була, шунлыктан алар корылыкка һәм салкынга бирешми.

Фото:https://pixabay.com/ru/

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: