Этнэ таны

Имбир - җәннәт тәмләткече

Әйтте Аллаһы Тәгалә: «Анда (җәннәттә) алар­ны (мөэмин-мөселманнарны) сәлсәбил дигән чишмәдән зәнҗәбил (имбир) кушылган эчемлек белән сыйлаячаклар» (76:17-18)

Имбир — мәңге яшел тропик үсемлек. Дәвалау өчен имбирнең чи тамыры яисә киптереп вак итеп төелгән тамырының порошогы кулланыла.

Имбирне борынгы заманнардан бирле үстерәләр. Хәзер Кытай, Корея, Малазия, Индия аны күп күләмдә җитештерә.

Имбир — ачы һәм хуш исле тәмләткеч һәм бер үк вакытта бик нәтиҗәле дәвалау чарасы да. Үсемлек­нең вакланган чи тамырын су парында тотып куу ысулы ярдәмендә эфир мае ясала. Ул ислемай, кос­метик әйберләр эшләп чыгаруда киң кулланыла.

Имбир тамырының составында бихисап биоло­гик актив матдәләр бар. Аларның иң мөһимнәре: аксым, углеводлар, эфир майлары, сумалалар, дуплау (дубильные) матдәләре, А провитамины, С, А, Вг, В9, Р, РР витаминнары, макро- һәм микроэле­ментлар (кальций, фосфор, тимер, натрий, калий, магний, цинк).

Имбир шәригатьтә рөхсәт ителгән тәмләткеч. Ул Якын Көнчыгыш кухнясында бик популяр, аны иттән, яшелчәләрдән, оннан хәзерләнгән ризыклар­га һәм шулай ук төрле эчемлекләргә кушалар.

Имбир составындагы бик күп биологик актив матдәләр организмны тукландыралар, ашаган ри­зыкны эшкәртүне һәм үзләштерүне яхшырталар, чөнки имбирдә ашказаны, эчәкләрнең, ашказаны асты бизенең эшчәнлеген стимуллаштыра торган матдәләр бар. Шул сәбәпле, имбир тамыры ашкайнату әгъзалары авыруы вакытында нәтиҗәле дәва­лау чарасы булып тора.

Имбир тамыры — куәтле адаптоген — физик һәм акыл арганлыгын бетерә, үзәк нерв системасын сти­муллаштыра, шома мускулларны йомшарта, авыр­туларны баса, антибиотикларга чыдам микроблар­ның үрчүен туктата, капиллярларны ныгыта, үт, бәвел кудыргыч, какырык чыгаргыч, тирләткеч, эчне йомшарткыч чара булып тора. Ул шулай ук ялкын­сынуларга һәм аллергиягә каршы кулланыла. Ял­кынсынучы тире авыруларын, эренле шешләрне, ки­селгән җирләрне, җәрәхәтләрне төзәтә.

Имбир тамыры кан басымын нормальләштерә, атеросклероз авыруын дәвалый, матдәләр алмашу­ын стимуллаштыра һәм симерүне дәвалауда эффек­тив чара булып тора. Имбир тамыры күңел болган­ганны баса, импотенция, балага узмау (бесплодие), аналык мускулатурасының тонусы түбән булган очракларда кулланыла.

Инфекцияләрдән саклану өчен имбир тамыры­ның кабыгын әрчеп, кечкенә генә кисәген суырыр­га, әчесе беткәч чәйнәргә;

  • кипкән имбир тамырының порошогына бераз су кушарга һәм шул паста кебек катнашма белән авырткан җиргә компресс ясарга. Бу ысул теләсә нинди авыртуны баса. Порошок урынына кыргыч­та кырылган чи имбир тамырын да кулланырга була. (Игътибар! )Бу ысулны табипларга күренгәч кенә кулланырга була, чөнки авыруга ашыгыч ярдәм яисә операция кирәк булырга мөмкин.)
  • теш авыртканда, авыз эченең лайлалы катла­мы ялкынсынганда имбир тамыры кисәген чәйнәргә;
  • күңел болганганда 1,5 г имбир тамыры поро­шогын (0,5 чәй кашыгы) чәйгә кушып эчәргә;
  • геморрой булганда — 1 чәй кашыгы алоэ согы­на бер чеметем имбир порошогы өстәргә, баллы су белән эчеп җибәрергә. Көненә 2 тапкыр терелгән­чегә хәтле кулланырга.

Башка югарыда искә алынган авыруларны дәва­лау һәм кисәтү өчен түбәндәге рецептны кулланыр­га мөмкин:

1 чәй кашыгы имбир порошогына 1 стакан кай­нап торган су өстәргә, 30 минут төнәтергә. Һәм 1/4 стакан төнәтмәне көненә 4 тапкыр эчәргә яисә им­бир тамырын ризыкларга, эчемлекләргә кушарга. Эчемлекләргә шулай ук бал, лимон кушарга була.

Димәк, имбир бик яхшы тәмләткеч, бик күп авы­руларны кисәтү һәм дәвалау чарасы һәм бу дөньяда ук таң калдыргыч җәннәт эчемлеген татып карау мөмкинлеге, иншәәАллаһ. 

Харисова Галимә

http://www.igelek.ru/%D0%B8%D0%BC%D0%B1%D0%B8%D1%80-%D0%B7%D3%99%D0%BD%D2%97%D3%99%D0%B1%D0%B8%D0%BB-%D2%97%D3%99%D0%BD%D0%BD%D3%99%D1%82-%D1%82%D3%99%D0%BC%D0%BB%D3%99%D1%82%D0%BA%D0%B5%D1%87%D0%B5/

 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: