Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

“Казан утлары” журналы иң яхшы әдәби очеркка бәйге игълан итә

Конкурс 2019 елның 1 гыйнварыннан 2019 елның 15 декабренә кадәр үткәрелә.

"Казан утлары" журналы ТАССРның 100 еллыгына багышланган иң яхшы әдәби очеркка конкурс игълан итә. Бу хакта “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин “Татар-информ”га җиткерде.

“Очерк жанрын үстерү, яңа авторларны табу максатыннан әдәби бәйге игълан иттек. Конкурска язучыларны, журналистларны җәлеп итәрбез дип уйлыйм”, - диде Рөстәм Галиуллин.

Аның сүзләренчә, конкурста Татарстаннан тыш башка төбәкләр – Башкортстан, Самара, Пермь, Оренбургтан да - катнашучылар булачак. "Милләтебез яңа исемнәрне ишетәчәк әле", - диде Рөстәм Галиуллин. “Иң яхшы әдәби очерк” конкурсына инде дүрт эш кабул ителгән.

Конкурс 2019 елның 1 гыйнварыннан 2019 елның 15 декабренә кадәр үткәрелә.

Беренче урын алучыларга - 15 мең, икенче урынга – 10 мең, өченче урынга – 7 мең сум премия каралган.

Өчәр мең сумлык өч кызыксындыру премиясе бар. Яхшы әсәрләр "Казан утлары" журналында басылачак. Конкурсның төгәл шартлары белән "Казан утлары" сайтында танышырга мөмкин.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/27/177890/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев