Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Коронавирус вакытында су керү куркынычмы?

Алда безне эссе көннәр көтә, ди синоптиклар. Башка елларда июнь башыннан су керә башлый идек.

Быел коронавирус шартларында су коену куркыныч түгелме? Бу хакта галимнәр, белгечләр дә фикер алыша.
Роспотребнадзорның эпидемиология тикшеренүләр институты молекуляр диагностика үзәге белгече Михаил Лебедев белдергәнчә, коену сезонында коронавирус йоктыру ихтималы кими. Аның сүзләренчә, COVID-19 кеше күзәнәкләрендә яши, шуңа да аның әйләнә-тирә мохиттә яисә өслектә яшәве бик чикле.
− 30 градустан һәм аннан да югарырак эсседә вирус үзенең йогышлы активлыгын югалта. Шулай итеп, эссе көннәрдә контактлы юл белән йоктыру ихтималы бик аз, ләкин һава-тамчы юлы кала бирә, − дигән ул “Российская газета”га биргән интервьюсында.
Ачык сулыкларга килгәндә, аларда бактериаль инфекцияләр йоктыру ихтималы күбрәк, дип искәртә белгеч. Эчәк инфекцияләре, А гепатиты, паразитлар һәм башка шундый төр авырулардан куркырга кирәк.

Фото: ru.depositphotos.com

Автор: Миләүшә Латыйпова

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев