Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Күп тапкыр кулланыла торган битлекне махсус эшкәртү кирәк

Битлекне юарга, шуннан соң пар белән эшкәртергә кирәк.

Роспотребнадзорда тукымалардан тегелгән күп тапкыр кулланыла торган битлекләрне дөрес киеп йөрү турында сөйләделәр. «Күп тапкыр кулланыла торган битлекләрне эшкәрткәннән соң гына яңадан кияргә мөмкин булуын истә тотарга кирәк», диелгән федераль хезмәт хәбәрендә.

Битлекне сабын яки юу чарасы белән юарга, аннары пар генераторы яки үтүкнең пар функциясе белән эшкәртергә кирәк. Битлекне пар белән эшкәрткәннән соң, кызган үтүк белән кипкәнче үтүкләргә кирәк.

Белгечләр медицина битлекләре каршылык функциясен үти дип искәртте. Алар йөткергән һәм төчкергән вакытта дым тамчыларын тоткарлап тора, чөнки аларда һава-тамчы юлы белән йога торган төрле авырулар кузгатучы микроблар булырга мөмкин.

Роспотребнадзорда битлек киюнең башка профилактика ысулларын үтәгәндә генә нәтиҗәсе булырга мөмкин дип искә төшерәләр.

«Иң элек битлек авыру кешеләр өчен каралган: битлек ютәлләүче яки төчкерүче кеше авызыннан чыккан төкерекнең күп өлешен тотып кала. Шул рәвешле һавага вируслы кисәкчекләр азрак эләгә һәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен авыру йоктыру куркынычы кими», диелгән хәбәрдә.

Сәламәт кешеләр әлеге саклану чараларыннан җәмәгать урыннарына барганда яки җәмәгать транспортында йөргәндә файдалана ала, әмма мондый очракларда аларның нәтиҗәлелеге исбатланмаган.

https://tatar-inform.tatar/news/health/30-03-2020/k-p-tapkyr-kullanyla-torgan-bitlekne-kabat-kiyar-aldynnan-mahsus-eshk-rt-kir-k-5732547 

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев