Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Күрше Арча районында агу химикатлары булган законсыз чүплек табылган

Чүп-чар өеме барлыкка килгән җир участогы җирле агрофирмага карый һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр категориясенә керә.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Арча районындагы урман посадкасында агулы химикатлар булган законсыз чүплек ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

 
 

Күзәтчелек ведомствосы һәм ТР Экология министрлыгы белгечләре тикшерүе нәтиҗәсендә республиканың Арча районында Урта Пошалым авылы янындагы урман посадкасында законсыз чүплек урыны ачыкланган.

Көнкүреш калдыклары арасында гербицидлы канистрлар табылган. Агу химикатларын аннан алып махсус оешмага тапшырганнар.

 
 

Җир участогының җирле агрофирмага каравы һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр категориясенә керүе ачыкланган. Әлеге ачыкланган чүплек кешеләр сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә куркыныч тудыра.

Тикшерү материаллары полициягә җибәрелгән.

 
 

Агрофирма җитәкчелегеннән урман посадкасында чүп-чарны җыеп алып, гаепле вазифаи затларны дисциплинар җаваплылыкка тартуны таләп иттеләр

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев