Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте чикләүләрне бетерү буенча тәкъдимнәр бастырды

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте коронавирус аркасында чикләү чараларын бетерү буенча тәкъдимнәр бастырган.

Мәгълүмат ведомство сайтында урнаштырылган.

Шулай ук чикләүләрне этаплап бетерү өчен нигез булып торган күрсәткечләр дә басылды. Чикләнгән чаралардан чыгарга әзерлек коронавирус инфекциясе таралу коэффициенты буенча бәяләнәчәк, ул бер авыру аны изоляцияләүгә кадәр йогынты ясый торган кешеләрнең уртача саны буларак исәпләнә. Шулай ук ирекле койка фонды һәм тест уздыру да бәяләнәчәк.

Ведомствода аңлатуларынча, һәр төбәктә чикләүләр бетерелү чоры һәм аның дәвамлылыгы индивидуаль булачак.

Шулай ук үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәү авыруның югары куркынычы булган кешеләр өчен чикләү чараларын бетерүнең барлык этапларында мәҗбүри булып калачак, дип билгеләп үтелә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Россиядә коронавирус белән йогышланган 187 меңнән артык очрак исәпләнә. Иң күп яңа очраклар Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә теркәлгән.

Чыганак:http://https://lenta.ru/

Фото: Алексей Майшев / РИА Новости

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев