Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Машина йөртүчеләр өчен медицина белешмәсе: 2020елның соңгы яңалыгы

Сәламәтлек саклау министрлыгында машина йөртүчеләргә медицина тикшерүенең яңа тәртибе турында карар кайчан кабул ителәчәге турында сөйләделәр.

«Сәламәт Мәскәү» форумы кысаларында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының  баш наркологы Евгений Брюн 2020 елның февралендә машина йөртүчеләр өчен медицина тикшерүенең яңа тәртибе турында ахыргы карар кабул ителәчәк", - дип сөйләде  бу елның 17 гыйнварында .

«Хәзер транспорт чараларын йөртүчеләр арасында алкоголь һәм наркотиклардан файдалануны иртә ачыклау проблемасы турында фикер алышалар.  Сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге боерыкны тормышка ашыруны июль аена күчерделәр. Февраль аенда министр әлеге боерык буенча соңгы карар кабул итәчәк. Ул барыбер теге яки бу өлештә узар дип уйлыйм», - дип сөйләде Брюн.

Исегезгә төшерәбез, башта машина йөртүчеләрне медицина тикшерүенең яңа тәртибе 2019 елның 22 ноябреннән үк эшли башларга тиеш иде. Үзгәрешләр нигезендә, машина йөртүчеләрне психиатр-нарколог тикшерүеннән тыш, транспорт чаралары белән идарә итүгә комачаулаучы психоактив матдәләрне һәм авыруларны диагностикалау өчен мәҗбүри инструменталь лаборатор тикшеренүләрдән тыш, өстәмә медицина тикшерүенә җибәрергә тиешләр иде.

Бу яңалыкларга бәйле рәвештә, машина йөртүчеләр өчен Медицина белешмәсе бәясе берничә тапкыр артырга тиеш иде, бу наркодиспансерларда зур чиратлар һәм машина йөртүчеләр арасында ажиотаж уятты. Шуңа бәйле рәвештә, сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге үзгәрешләрне 2019 елның 22 ноябреннән 2020 елның 1 июленә күчерде.

Чыганак: https://avtospravochnaya.com/pdd/14362-medspravka-dlya-voditelej-2020-poslednie-novosti

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев