Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Матбугатка язылу башланды

21 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе старт алды. Шул исәптән, “Әтнә таңы” газетасына да.

Бер язылу кампаниясен төгәлләп өлгермисен, ул арада икенчесе дә килеп җитә. Сентябрь аеннан газета-журналларга язылу башланды. Әлеге чорда “Әтнә таңы” газетасына язылырга мөмкин. Шөкер, таҗвирусы белән бәйле булып, күп кенә оешмалар эшләмәгән чорда да “Әтнә таңы” үзенең укучыларыннан аерылмады. Вакытында район хәлләре белән таныштырып барырга тырышты. Газета вакытында укучылары кулына барып иреште. Инде алдагы яртыеллыкта да бергә калырбыз, дип ышанып калабыз.
Шунысын да әйтәсе килә, “Әтнә таңы” газетасына редакциягә килеп язылу мөмкинлеге дә бар. Бу очракта газетаны редакциядән алып китәргә туры киләчәк. Бу хакта 2-11-33 телефоны аша белешергә дә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев