Әтнә таңы

Май бәйрәмнәре арасындагы көннәр ял көннәре булачак

Путин Попованың май бәйрәмнәре арасындагы көннәрне ял көннәре итү тәкъдиме белән килеште.

Россия Президенты Владимир Путин Роспотребнадзор башлыгы Анна Попованың май бәйрәмнәре арасындагы көннәрне эшләми торган көннәр дип игълан итү тәкъдимен хуплады, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Әгәр сез моны кирәк дип саныйсыз икән - яхшы, без шулай эшлибез дә. Бүген тиешле указга кул куячакбыз», — диде Путин коронавирус таралуга каршы комиссия киңәшмәсендә.

Реклама

Яллар 1 майдан 3 майга - дүшәмбегә кадәр һәм 8 майдан 10 майга - дүшәмбегә кадәр туры киләчәк. 9 Май - Җиңү көне быел якшәмбегә туры килә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/23-04-2021/may-b-yr-mn-re-arasyndagy-k-nn-r-yal-k-nn-re-bulachak-5820888

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: