Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Нинди телефон номерларына җавап бирмәү яхшырак?

Быел телефон мошенниклыгының ешаюы аркасында “Роскачество”ның санлы экспертиза үзәге җитәкчесе Антон Куканов русиялеләрне үзләренә таныш булмаган теләсә нинди номерларга җавап бирмәскә чакырды.

- Җинаятьчеләр IP-телефониянең махсус сервислары ярдәмендә сезнең банк номеры буларак күренәчәк номерны алыштырырга мөмкин. Моннан саклану өчен бер киңәш бар: аз гына шик-шөбһә булса да, әңгәмәне туктатыгыз һәм картаның икенче ягында күрсәтелгән номер буенча банкка үзегез шалтыратыгыз, - ди Антон Куканов.

Хәер, шалтыратуга бер тапкыр җавап биреп, кеше үзенә зур зыян китермәячәк, әмма бу очракта банк карталарының бернинди мәгълүматларын да аларга әйтергә кирәкми. Еш кына мошенниклар сезне яңадан шалтыратырга стимуллаштыру өчен бер-ике гудоктан соң телефонны сүндерә.

Моннан тыш, эксперт искә төшергәнчә, телефоныгызга теләсә кайсы шалтыратучыны номерларны билгеләүче кушымталар ярдәмендә тикшерергә мөмкин.

Автор: Фануз Хабибуллин

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Nindi-telefon-nomerlarina-avap-birm--yahshirak-419326/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев