Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Өлкәннәрнең хокукларын яклап

65 яшьтән өлкәнрәк, үз-үзеңне изоляцияләү режимын сайлаган гражданнар 6 апрельдән 19 апрельгә кадәр больничный ала алачак.

Билгеләнгән пособиены алу өчен вакытлыча эшкә яраксызлык белән бәйле рәвештә  гражданнардан нинди дә булса документлар тутыру таләп ителми. Больничный кәгазе өчен түләү гражданнарга турыдан-туры Социаль иминият фондыннан  килә.
«Пандемия шартларында без өлкән яшьтәге кешеләргә үз-үзен изоляцияләү режимында калу мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш. Элегрәк Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне өйдән торып эшләүгә күчерергә тәкъдим иткән иде. Өйдән  торып эшләү мөмкинлеге булмаган очракта, өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын тәэмин итү буларак, больничный алу мөмкинлеге гамәлгә ашырыла», – дип белдерде Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.
Эш бирүче мондый гражданнарны тулы хезмәт хакын түләү белән өйдән торып эшләүгә күчерергә яки вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие рәсмиләштерү өчен социаль иминият фондына  җибәрергә тиеш булачак.
Өлкән яшьтәге гражданнар өчен вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиене исәпләү гомуми кагыйдәләр буенча уза. Стаж 8 елдан артык булганда эшкә яраксызлык көннәре  100% күләмендә түләнә. База буларак, уртача айлык хезмәт хакы алына, әмма ул максималь мөмкин булган пособие күләменнән (уртача 69961,65 сум) артмаска тиеш.
Пособиеләрне түләү хезмәткә сәләтсезлекнең электрон кәгазе формалаштырылганнан соң 7 календарь көн эчендә, тулысынча, иминият фонды тарафыннан башкарыла.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы социаль иминият фонды белән берлектә чит илдән кайткан һәм алар белән бергә яшәүче гражданнарга вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие билгеләү механизмы гамәлгә ашырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев