Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

“PECO-Гарантиясе” ышанычлы компания

Бүгенге көндә иминият компанияләре бик күп. Аларның барысын да белеп тә бетермибез.

Гөлнар САБИРОВА
Ә менә районыбызга яңа гына килеп кергән  “PECO-Гарантия” иминият компаниясе соңгы берничә айда, үзен танытып та өлгерде. Әлеге иминият компаниясе нинди хезмәтләр башкара, нинди продуктлар тәкъдим итә, Әтнәдәге агентлык директоры Гөлсинә Зиннәтуллина шул хакта аңлатып үтте.
– “PECO-Гарантия” – Россиядәге иң ышанычлы иминиятләндерүчеләрнең берсе. Компания 1991 елдан эшли һәм шул ва­кыт эчендә иминият базарында үз урынында нык тора. 2019 ел нәтиҗәләре буенча иминият өлкәсендәге лидерлар бишлегенә керде. Ә иң мөһиме халык арасында абруй казанды. Компания күп тапкырлар Россиядә Халык маркасы/Марка №1 гомуммилли бәйгесе лауреаты булды.  
Безнең иминият компаниясе универсаль.  “PECO-Гарантия”дә йортлар һәм фатирлар, автотранспорт, кече һәм урта бизнес предприятиеләре, гражданлык җаваплылыгын иминиятләү, балалар һәм өлкәннәр өчен тормыш һәм сәламәтлек иминияте полисларын рәс­миләштерү, шулай ук төрле иминияткә кагы­лышлы  сораулар буенча консультацияләр алыр­га була. Ә иң мөһиме – “PECO-Гарантия” клиент­ларына килгән зыянны вакытында түли. Бу безнең компания өчен иң ях­шы реклама да. Тагын бер уңай ягыбыз, бүгенге көндә компаниянең бөтен банкларда да аккредитациясе бар. Бу, компания­нең ышанычлы булуын тагын бер кат раслый. Бу шулай ук ипотекага бирелгән йортлар яки фатирларны да иминиятләү мөмкинлеге бирә.       
– Бүгенге хезмәтегез тәэсирләндерерлек. Ышаныч белдергән клиентларны авыр хәлдә калдырмый тор­ган булсын иде ул.
– Без киләчәккә ышаныч белән карыйбыз. Башка конкурентларыбыз­дан аермалы буларак, “PECO-Гарантия” үзенең көчен һәм чараларын агентлык һәм челтәрен үс­терүгә бирә. Безнең филиал күпфунцияле үзәктә урнашкан.
– “PECO-Гарантия” ими­ният компаниясенең Әтнә­дәге агентлыгы белән дә таныштырып китсәгез иде.
– Безнең коллективта тәҗ­рибәле, бу өлкәдә күп еллардан эшләгән агентлар эшли. Кешеләргә сыйфатлы, уңайлы хезмәт күр­­сәтергә тырышабыз. Район үзәгенә бөтен кеше­дә килеп җитә алмый, авылларда да агентларыбыз эшли. Аларга да шалтыратырга мөмкин.
Реклама хокукында.
Страховое публичное акционерное общество "РЕСО-Гарантия" (СПАО "РЕСО-Гарантия") Лицензия СЛ № 1290, ОС № 1290-03, ОС № 1290-04, ОС № 1290-05, ПС № 1209 выданы ЦБ РФ от 20.08.2015 г.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев