Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Пенсия фондында гражданнарны бары тик алдан язылу буенча гына кабул итәләр

Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан Пенсия фондының территориаль органнарында гражданнарны алдан язылу ысулы буенча гына кабул итәләр. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.

“Пенсия фондына барганчы, 8(843)279-27-27 телефон номеры буенча Пенсия фонды бүлекчәсенә шалтыратыгыз, анда сезнең соравыгызны хәл итәргә ярдәм итәчәкләр.

Пенсия фондының территориаль органнарына барырга кирәк булган очракта, Россия Пенсия фонды сайтында, шәхси кабинет аша, яисә 8(843)279-27-27 телефоннына шалтыратып, алдан язылу сервисыннан файдаланырга һәм кабул ителүчегә язылырга кирәк”- диде Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.

Исегезгә төшерәбез, Пенсия фонды күрсәтә торган хезмәтләрнең күбесен өйдән чыкмыйча гына, гражданнарның www.pfrf.ru сайтындагы шәхси кабинеты аша да файдаланырга мөмкин. Гаризаларны шулай ук сайт аша юллый аласыз.

Кеше күмү өчен пособие алуга гариза гражданнарның мөрәҗәгать итүе буенча гына карала.

Үзизоляция режимын саклагыз! Өйләрегездә калыгыз, үзегез һәм якыннарыгызның сәламәтлеге турында кайгыртыгыз, сәламәт булыгыз!

 

Пенсия фондының Әтнә клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев