Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Путин кайбер хезмәткәрләргә бер тапкыр акча түләү турындагы указны имзалады

Акча «кайбер федераль органнарда эшләүче затларны социаль яклауны тәэмин итү максатыннан» бирелә.

РФ Президенты Владимир Путин прокурорлар, эчке эшләр органнары, таможня хезмәткәрләре, янгынга каршы хезмәт вәкилләре, шулай ук Росгвардия хезмәткәрләренә 15 мең сум күләмендә бер тапкыр акча бирү турындагы указны имзалады. Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында дөнья күргән.

Акча «кайбер федераль органнарда эшләүче затларны социаль яклауны тәэмин итү максатыннан» бирелә, диелә документта.

Ул 2021 елның сентябрендә федераль бюджет акчалары хисабына түләнәчәк.

РФ Президентының мәктәп укучыларына пособие бирү турындагы указны имзалавы хакында «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткән иде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/31-08-2021/putin-kayber-hezm-tk-rl-rg-ber-tapkyr-akcha-t-l-turyndagy-ukazny-imzalady-5835710

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев