Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Рәхмәт сезгә, табибларыбыз!

21 июньдә Россиядә Медицина хезмәткәрләре көнt билгеләп үтелә.

Республиканың һәр кешесе табибларга рәхмәтен җиткерә ала. Безнең рәхмәт табибларга менә дигән бүләк булыр иде! Республиканың һәр кешесе медицина хезмәткәрләренең фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен Yardam.ru мәгълүмати порталда эшли башлаган «Табибларга хатлар» сервисы аша җиткерә ала. Җиңел булмаган көндәлек хезмәтләре өчен табибларга рәхмәтләрне әйтү өчен Yardam.ru сайтында хат язып калдырырга мөмкин. Моның өчен үз исемеңне атап, хатыгыз кайсы хастаханәгә юллавылуын күрсәтергә, шулай ук теләүчеләр шәхси фотосурәтне йөкләп, хат язарга кирәк. Хатларны yardam@tatar.ru почта адресына да җибәрергә була. "Табибларга хатлар" сервисы май ахырында эшли башлаган. Акциядә рәхмәт хатын язып, ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин да катнашкан иде, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрылыгының матбугат үзәге. Шунысын да истә тотыйк: 21 июньдә Россиядә Медицина хезмәткәрләре көн билгеләп үтелә. Безнең рәхмәт табибларга менә дигән бүләк булыр иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев