Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Рөстәм Миңнеханов туры эфирда республика халкының сорауларына җавап бирәчәк

Туры эфир 10 сентябрьдә 13:00 сәгатьтә планлаштырылган.

10 сентябрьдә 13:00 сәгатьтә республика телеканалларында һәм социаль челтәрләр туры эфирында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкының сорауларына җавап бирәчәк. Татарстан Президентының туры эфиры ТАССРның 100 еллыгына багышланган.

Туры эфир барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төп уңышлары һәм казанышлары, республика үсеше турында да сөйләячәк. Республика халкыннан килгән сорауларны туры эфир барышында алып баручылар Дмитрий Аверкиев һәм Сергей Магданов Татарстан Президентына бирәчәк.

Президентка сорауларны Татарстан-24 телеканалы редакциясе телефоны (8843)224-24-24) яки социаль челтәрләрдә бирергә мөмкин. Сораулар Вконтакте социаль челтәрендә (https://vk.com/nashtatarstan) Татарстан Республикасы рәсми төркемендә яки Инстаграмда (https://www.instagram.com/tatarstan_official/) Татарстан Республикасы бергәлеге директына кабул ителә.

Сораулар 9 сентябрьгә 21.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.    

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/official/07-09-2020/r-st-m-mi-nehanov-tury-efirda-respublika-halkyny-soraularyna-avap-bir-ch-k-5769321

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев