Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Сабыйларга битлектә йөрү хәвефле!

Педиатр, иммунолог-аллерголог, “Жить здорово!” тапшыруын алып баручыларның берсе профессор Андрей Продеус ике яшькәчә балаларны битлектә йөртмәскә киңәш итә.

Нәни балалар битлек киеп йөрсә, аларның тын алуы белән проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Хәтта өлкәннәргә дә битлектә тын алу авыр бит! Профессор билгеләвенчә, балаларда вирус эләгүче рецепторлар да азрак. Моның белән алар өлкәннәрдән, аеруча симерүдән һәм югары кан басымыннан интегүче өлкән яшьтәгеләрдән аерыла. Соңгыларның күзәнәкләренә вирус тиз үтеп керүчән.
Япония педиатрлары да бик нәни балаларга битлек кидерүгә каршы.
Белгечләр битлекнең вирустан тулысынча сакламавын билгели. Әгәр кеше вирус йөртүче булса, аңа мотлак битлектә йөрергә кирәк. Бу очракта ул тирә-ягындагыларны вирустан саклый. Шуңа күрә 5-7 яшьлек балаларга битлек кию киңәш ителә. Алар да, өлкәннәр кебек, вирус йөртүче булырга мөмкин. Кемнәрдер моны үзләре дә белмәскә мөмкин. Чөнки авыру кайберәүләрдә билгеләрсез үтә. Беркем дә үзе дә сизмичә, башка кешегә авыру йоктырып, аның сәламәтлегенә зыян салырга, гомеренә хәвеф янатырга теләмидер...
Битлек киегез!

Фото: pixabay.com

Автор: Ләйсән Якупова

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев