Салым акчасын кире кайтар
Редакциягә медицина хезмәтләре һәм дарулар өчен түләнгән акчаларны салым акчасыннан кире кайтарып була, дип ишеттек, бу турыда язып чыга алмассызмы, дип шалтыраттылар.
Без бу сорау белән Казандагы 5нче районара салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллинга мөрәҗәгать иттек.
– Әгәр дә рәсми рәвештә теркәлеп эшләүче кеше түләүле дәвадан файдалана һәм дару сатып ала икән, ул вакытта тотылган акчалар салым
акчасыннан чигерелә, – дип аңлатты Мөнир Әмирович. – Ә нинди медицина хезмәтләре һәм дару препаратлары алар – аның исемлеге, шул исәптән кыйммәт-
леләрнеке дә, РФ хөкүмәте карарында (№458, 8 апрель, 2020 ел) язылган.
– Бу очракта салымнан кире кайтарыла торган акчаның билгеле бер
күләме – чиге бармы?
– Медицина хезмәтләренә тотылган чыгымнарны салымнан иң күбе 120
мең сумга кадәр чигереп була. Бу сумманың 13 проценты кешегә кире кайтарыла. Әмма монда бер
нәрсәне әйтеп китмичә булмый. Дәвага киткән чыгымнарны салым акчасыннан чигерү акчасына башка социаль түләүләр дә кушыла. Һәм әлеге 120
мең сум акча барлык социаль салым түләүләре өчен иң зур сумма булып
тора.
Тулысынча газетадан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев