"Сездән башка яшәп булмый"
Районның барлык яңалыкларын сездән беләбез. "Әтнә таңы" чыгып кына торсын", - ди Мәрҗән авылыннан Дания Гарипова.
Җылы сүзләр ишетү рәхәт шул. Бүгенге көндә "Әтнә таңы" газетасына ташламалы язылу мөмкинлеге бар.
Ункөнлек барышында «Әтнә таңы» газетасына бары тик 636 сум 24 тиенгә язылырга мөмкин. Әлеге мөмкинлектән файдаланып калырга ашыгыгыз. Газетабыз битләрендә сез район яңалыклары, матур гаиләләр, гыйбрәтле хәлләр турында укып, танышып бара аласыз. Шулай ук социаль яклау һәм пенсия фонды эшчәнлегенә кагылышлы яңалыкларны да яктыртып барабыз. Аш-су, бакчачылык белән бәйле киңәшләр дә күпләр өчен кызыклы дип уйлыйбыз. Газетабызда шулай ук театр артистлары белән танышу-әңгәмәләр яктыртыла.
Язылыгыз, укыгыз! Яңалык-хәбәрләрегез белән уртаклашыгыз! Без Сезгә һәрвакыт шат! Бергә булыйк, хөрмәтле укучыларыбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев