Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

“Суслонгер” повесте

Марий Эл урманнары эчендә урнашкан Суслонгер учлагере турындагы коточкыч дөреслек, Бөек Ватан сугышы бетеп, бик күп еллар узгач кына ачылды.

Аңа кадәр ул “Сер” дигән гриф астында саклана иде. Сугыш елларында Суслонгерда – 10 мең, Сурокта 20 мең яугир хезмәттә була. Анда күпме кешенең гомере өзелеп калуы төгәл билгеле түгел. Фирдәвес Хуҗин үзенең “Суслонгер” повестендә лагерьда булган авылдашлары исеменнән вакыйгаларны тергезеп, укучыга андагы вәхшилекләр турында бәян итә.

“Суслонгер” повесте булган хәлләргә таянып язылган. Безнең районнан да әлеге учлагеренда бик күп якташларыбыз булган. Китапны “Әтнә таңы” газетасы редакциясеннән сатып алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев