Әтнә таңы

Газ бәясе арта

Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә 1 июльдән газга бәя артачак. Ягулык бәясе халык өчен дә, сәнәгать өчен дә артачак. Антимонополь хезмәтнең 13 майда чыккан карарында күрсәтелгәнчә.

Документ нигезендә газга бәяләр 1,4% ка артачак.

2018 елда бәяләр 3,4% ка индексацияләнде, 2020 елдан 3% ка үсеш каралган. Әмма 2019 елгы бәяләрне индексацияләүдә өстәлгән бәягә салымның 18% тан 20% ка кадәр күтәрелүе исәпкә алынмаган.

Реклама

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында хәбәр итүләренчә, 2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда газ бәясе бер кубометрга 5,6 сум тәшкил итә. Алдагы тапкыр ягулыкка бәяләр 1,6% ка арткан.

"Газга җайга салынулы бәяләрне үзгәртү халык һәм бюджет өлкәсе тарафыннан ахыр куллану аша да, шулай ук электр һәм җылылык энергиясе бәясе арту аша да куллану бәяләре динамикасына тәэсир итә. Әлеге факторның инфляциягә йогынтысын туктату максатларында, 2019 елда, халыкны да кертеп, барлык кулланучылар категорияләре өчен газга күпләп сату бәяләрен индексацияләү 1,4% тәшкил итәчәк, 2020-2024 елларда әлеге бәяләрнең үсеше 3% тан артмаячак», — дип билгеләп үтте элегрәк РФ Икътисади үсеш министрлыгында. 
Тулы мәгълүмат " Бизнес Online»: https://www.business-gazeta.ru/news/427524

Фото https://pixabay.com/ru/ сайтыннан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: