Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Татарстанда цифрлы пропусклар алуга теркәлүне гадиләштерделәр

Хәзер системада теркәлү өчен паспорт номерын гына күрсәтеп SMS-хәбәр җибәрү дә җитә.

Татарстанда цифрлы пропусклар алу буенча сервиста теркәлү системасын гадиләштерделәр. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хәзер системада теркәлү өчен 2590 номерына паспорт номерын гына язып, бушлай SMS-хәбәр җибәрергә кирәк. Хәбәр җибәрү үрнәге: Регистрация#9219632506», – диелгән хәбәрдә.

Җавап SMS хәбәрдә кешенең шәхси мәгълүматларыннан бары тик документ номеры гына күрсәтеләчәк. Хәер, җавап хәбәрендә тору урынын үзгәртү өчен үз-үзеңне изоляцияләүнең яңа урын адресын күрсәтеп язарга кирәк булачак.

Моннан тыш, covid19.tatarstan.ru сервисы сайтын булдыручылар төрле максатлар өчен билгеләнгән цифрлы пропускның гамәлдә булу вакыты турында мәгълүмат, мөмкин булган чикләүләр турында мәгълүмат һәм яңа теркәү алгоритмының җентекле тасвирламасын өстәделәр.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы республика халкына уңайлы булсын өчен дачага яки шәһәр читендәге йортка чыгу һәм дачадан яки шәһәр читендәге йорттан кайту, шулай ук яшәү урынын үзгәртү өчен цифрлы пропускларның гамәлдә булу вакыты озайтылганлыгын хәбәр иткән иде. 4 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, цифрлы пропусклар системасында инде 285 меңнән артык татарстанлы теркәлгән.

https://tatar-inform.tatar/news/society/05-04-2020/tatarstanda-tsifrly-propusklar-aluga-terk-l-ne-gadil-shterdel-r-5734045

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев