Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Татарстанлыларга җәмәгать транспортында QR кодлар тикшерү ничек алып барылачагы турында сөйләячәкләр

«Медотвод» белән җәмәгать транспортына кертерләрме, пассажирларның QR-кодларын тикшерү ничек һәм кем тарафыннан алып барылачак - ТР яшәүчеләренең бу һәм башка сорауларына "Җәмәгать транспортында QR-кодлар турында" туры эфирында җавап бирәчәкләр.

Трансляция 19 ноябрьдә 13.00 сәгатьтә булачак. Трансляциядә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова катнашачак. Әңгәмәнең модераторы итеп Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казан Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков чыгыш ясаячак.

 

Эфир ТР Оператив штабы, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР Роспотребнадзор аккаунтларында узачак.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев