Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Әтнәләр Теләчедә "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең зона турында катнаша

Теләче районында "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең зона туры уза.

Әлеге фестивальдә безнең районнан да 74 бала катнаша.

Иртәдән балалар үзләренең җитәкчеләре белән  Теләчегә юл алдылар. Иң элек  бию коллективлары чыгыш ясады. "Алчәчәк"нең  зона турыннан узу хәбәрен алдык.

Шулай ук конферанслар  чыгышы да,  соныннан вокал ансамбльләр чыгыш ясаячагы билгеле. 

Теләчеләрдән килеп ирешкән бер хәбәр белән шатландырасыбыз килә. "Әтнәләргә шаккаткан  безнең кызыбыз. Бик көчлеләр, ди. Алар чыгышыннан соң безнең үтүебез икеле",- дип кайткан.

Рәхмәт хәбәрегез өчен, теләчеләр. Сезгә дә республикага узу насыйп булсын.

Әлфинә Мөхәмәдҗанова, Миләүшә Гарипова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев