Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Әтнә муниципаль районы халкы өчен түләүсез юридик ярдәм

2021 елның 15 июлендә Татарстан Республикасы Әтнә районында яшәүчеләр өчен Әтнә муниципаль районы Башкарма комитеты мәйданчыгында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара узачак.

Кабул итүгә 8(843) 222-60-60 телефоны аша язылырга яисә мөрәҗәгатьне Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының электрон почтасына - minjust@tatar.ru  җибәрергә мөмкин.

Санитар-эпидемиологик хәл аркасында консультация видеоэлемтә каналлары буенча читтән торып уздырылачак.

Квалификацияле юридик ярдәм «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» анда шулай ук гражданнар категорияләре һәм алар мөрәҗәгать итәргә хокуклы мәсьәләләр билгеләнгән Татарстан Республикасы Законы нигезендә түләүсез күрсәтелә.

Гражданин яисә аның соравы Закон таләбенә туры килми икән, ул Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Кабул итү һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә башкарыла. Үзәккә кабул итүгә язылу, шулай ук юридик ярдәм алу нечкәлекләре белән танышу өчен эш көннәрендә 9:00 дән 18:00 гә кадәр 8 (843) 222-60-60 «кайнар элемтә» телефонына шалтыратырга була.

Быел түләүсез юридик ярдәм Әгерҗе һәм Чүпрәле муниципаль районнарында яшәүчеләргә күрсәтелде.

Бүгенге көндә түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә йөз илледән артык адвокат катнаша - алар сезгә шикаятьләр һәм гаризалар төзүдә ярдәм итәчәкләр, телдән консультация үткәрәчәкләр һәм дәүләт хакимияте органнарында һәм судларда Сезнең мәнфәгатьләрегезне яклаячаклар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев