Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Әтнә табибәсе әтнәләргә мөрәҗәгать итте

Урамда 38 градуска кадәр эссе.

Мондый һава торышы күп кенә кешеләргә начар тәэсир итә. Шулай ук кояштан качып, бинада гына утыру да мөмкин эш түгел.

Эссе һава торышы булганда нишләргә киәк. Әтнә үзәк больницачы терапевты Гөлгенә Сәгъдиева әтнәләргә берничә киңәшен җиткерде.

- Урамга чыксагыз, башыгызга кияргә онытмагыз. Күбрәк ак төсле кием кияргә тырышыгыз. Олы яшьтәге кешеләргә, хроник авырулары булучыларга урамга йөрмәскә киңәш ителә. Һәр кешегә дә көндезге сәгать 11.00дән 17.00гә кадәр өйдә булсалар, яхшырак булыр иде. Моннан тыш, бүлмәләрне җилләтергә дә киңәш ителә, - диде ул.

Ә инде үзеңне начар хис иткәндә, температура күтәрелсә, табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, диде ул.

Фото район үзәк больницасының инстаграм челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев