Әтнә таңы

Әтнә турында китап туплана - халык ярдәме кирәк

Инде әйтеп узганыбызча, 2020 ел республикабыз, шул исәптән районыбыз өчен дә юбилей даталарга бай ел. ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүгә – 75 ел, Әтнә районы яңадан оешуга 30 ел була.

Шушы бәйрәмнәрне каршы алган көннәрдә, Әтнә районы тарихы китабын чыгару буенча да зур эш башланып китте. “Без, җиң сызганып, Әтнәбез тарихын барларга алындык. Райондашларыбыз ярдәме белән инде шактый материал тупланды. Истәлекләр, борынгы фотоларны барлау, җыю әле дәвам итә”, – диде үзәк китапханә директоры Алсу Әскарова.
Шул уңайдан кадерле якташлар, хөрмәтле газета укучыларыбыз тагын бер кат сезгә мөрәҗәгать итәбез! Әтнә тарихына багышланган саллы басманы – китапны әзерләүдә Сездән дә ярдәм кирәк. Әгәр сезнең гаилә архивында  тарихи фотолар, мәгълүматлар булса, хәбәр итсәгез иде.
Булган хәбәрләрегезне, фотоларны район үзәк китап­ханәсенә дә, редакциягә дә  китерә аласыз. Электрон почталарга да салырга мөмкин. Әтнә тарихын чагылдырган фотоларны кайдадыр яшереп яткырганчы, тарихта үз эзен калдырса бик яхшы булыр иде.
Туган төбәгебезнең тарихын бергәләп барлап, китап итеп чыгарсак, килер буыннар безгә бик рәхмәтле булыр иде. Чөнки бүгенге көндә Әтнә турында бер генә китап та басылып чыкмады, дисәм дә ялгыш булмас­тыр. Ә тарих чылбырын өзәргә ярамый. Һәр чорның яшәеше, вакыйгалары китапларда булса да уелып калырга тиеш, дип уйлыйм мин.

Реклама

С.Мингатина  фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: