Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Әтнәдә урам этләренә ау башлана

Районда сукбай этләр күбәюе, аларның балаларны куркытулары, ырылдап ябышырга маташулары хакында редакциягә шалтыратучылар күбәйде.

Чыннан да, урам тутырып йөри башладылар бу этләр. Каршыңа килә башласалар, кызганычка каршы тирә-якта ярдәм итәрлек кеше дә булмый, хәтта. 

Үзләренең закон белән сакланганны беләләр диярсең. Үзләрен бик иркен тоталар. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге этләрнең күбесе хуҗалыкны, дияргә була. Чөнки муеннарында ошейниклары бар.

-     Бу проблема безгә таныш.  Шушы  көннәрдә этләргә ау башлана. Шуңа да эт хуҗаларын кисәтәсе килә, этләрен бәйгә куйсыннар иде. Ахырдан үпкәләштән булмасын. Соңыннан, безнең эт юкка чыкты, нишләттегез, дип зарланучылар күбәя. Тагын бер кат кисәтеп шуны әйтәсе килә, асрарга дип алгансыз икән, этләрне бәйдә тотыгыз, юкса эт хуҗаларын җавапка тарта башлыйбыз, - дидер Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Азат Хәйретдинов.

Урам этләренә чара күрүне бер-ике көн белән генә түгел, эшне даими дәвам итәбез, диделәр җирлектә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев