Әтнә таңы

Әтнәгә Чыршыны кайдан, кайчан алып кайтачаклар

Кар яуды. Кар яугач Яңа ел бәйрәмен берничек тә уйламый булмый. Куелачакмы ул быел?.. Кайсы урман гүзәле кайта безгә.

Сораулар күп һәм аларга җавап табу өчен,  коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәровка мөрәҗәгать иттем.

- Яңа ел чыршысыз була алмый инде берничек тә. Элегрәк ерактарак урнашкан урманнардан алып кайта идек чыршыны. Мәшәкәте күп, юлда хәвеф-хәтәр күплеген истә тотып, быел районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов  чыршыны  Ары (Ислейтар) урманыннан гына алып кайтырга кушты. Нәрсә дисәң дә үзебезнең юллар яхшырак та, иминрәк тә. Урманчылык белән сөйләшенгән. Бу атнада  чыршыны карарга барабыз, киләсе атнага, Аллаһы боерса, алып кайтып урынына урнаштырачакбыз,- диде җитәкче. 

Реклама

Зур чыршыны алып кайтуныэ үз читенлекләре барын алар яхшы белән. Исән-имин йөрсеннәр. 

Фото редакөия архивыннан алынды

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: