Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Әтнәләр ишетми калмагыз - бизнеска ярдәм итүнең өстәмә чараларына старт бирелде

24 августтан башлап Татарстанның Икътисад министрлыгы тарафыннан республика икътисадын торгызуга һәм җанландыруга юнәлдерелгән бизнеска ярдәм итүнең өстәмә чараларына старт бирелде. Бүген эшкуарларга ярдәм итү чараларын сайлап алу һәм бәяләүгә якын килүнең яңа алымы формалаштырылды, ул бизнеска килеп туган икътисадый вәзгыятьтән чыгу вакытында чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Яңа чаралар пакеты эшкуарларның максималь киң аудиториясенә исәпләнгән. Икътисадның реаль секторыннан авыл, урман хуҗалыгы, эшкәртү эшчәнлеге, төзелеш, мәгълүмат һәм элемтә өлкәләрендә һәм икътисадның башка секторларында эшчәнлек алып баручы оешмалар ярдәм ала алачак. Шулай ук ярдәм чаралары югары уку йортларын тәмамлаучыларга, җәмәгать туклануын оештыруга, сәнәгать парклары һәм мәйданчыклары резидентларына, экспорт юнәлешле кече һәм урта бизнес субъектларына, үз портфелендә инвестиция максатларына юнәлдерелгән кредитлар булган эшкуарларга юнәлдерелгән.

КУЭның экспорт юнәлешле вәкилләре, шулай ук инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы кече һәм урта бизнес субъектлары өчен «Развитие» микрофинанс продукты эшләнде. Субъект РФ Үзәк банкының төп ставкасының яртысына тигез процент ставкасы белән 3 айдан 24 айга кадәр кредитлау срогы белән 1-5 млн. сумга кадәр микрозайм алырга мөмкин.

Моннан тыш, экспортерлар өчен презентация һәм башка материалларны әзерләү һәм чит телләргә тәрҗемә итүдә дә ярдәм күрсәтелергә мөмкин. Продукцияне сертификацияләү һәм аны халыкара электрон сәүдә мәйданчыкларында урнаштыруда ярдәм ителә. Бизнесның экспорт юнәлешле вәкилләре чит ил экспертларын җәлеп итү, Россия Федерациясе территориясендә һәм чит илләрдә күргәзмә-ярминкә чараларында катнашу һәм Икътисад министрлыгына караган «Экспортка ярдәм үзәге» тарафыннан гамәлгә ашырыла торган башка хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре буенча консультацияләр алырга мөмкин. 

Агымдагы шартларда интернет-сәүдә бизнес үсеше һәм яңа сату каналларын эзләү буенча өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Әйтик, электрон сәүдә мәйданчыклары аша продукцияне сатучы эшкуарлар, яңа чаралар пакеты нигезендә, финанс ярдәменә дә, мәгълүмати-консультация ярдәменә дә дәгъва итә ала. Мондый эшкуарлар өчен продукция булдыру һәм аны мәйданчыкларда алга этәрү мәсьәләләре буенча маркетплейслардан бушлай белем бирү вебинарлары үткәрелә. Финанс ярдәменә килгәндә, e-commerce базар аша товарлар сатучы эшкуарлар продукцияне бушлай сертификатлаштырудан файдалана ала, шулай ук товарларны бушлай алга этәрү хезмәтеннән дә файдалана алалар.

Яңа чаралар пакетында беркетелгән ярдәм алучыларның берсе – республика югары уку йортлары студентлары һәм уку йортларын тәмамлап чыгучылар. Алар өчен «Старт» микрозаймы эшләнгән, ул шәхси акчаларны җәлеп итмичә, үз бизнесыңны ачарга мөмкинлек бирә. Программа шартлары буенча микрозайм заемчылар тарафыннан эшкуарлык максатларына тотылган теләсә нинди чыгымнарга биреләчәк. Займ суммасы РФ Үзәк банкының төп ставкасына тигез процент белән 3-24 айга кадәр срокка 100 меңнән 500 мең сумга кадәр бирелә. Займнан югары уку йортын тәмамлаганнан соң 12 ай дәвамында чыгарылыш укучылары файдалана ала, шул ук вакытта бурычка алучы зат кимендә 6 ай кече һәм урта эшкуарлык субъекты сыйфатында теркәлгән булырга тиеш. 

Шулай ук чыгарылыш укучыларга продукцияне сертификацияләү буенча да бушлай хезмәт күрсәтелә, Россия территориясендә күргәзмәләрдә катнашу һәм товарларны электрон сәүдә мәйданчыкларында урнаштыру буенча финанс ярдәме күрсәтелә.

Пакетка икътисадның реаль секторында эшләүче барлык КУЭ категорияләре өчен дә уңайлы булган ярдәм чаралары кертелгән. Сүз «Перезагрузка» микрофинанс продукты турында бара. Программа шартлары буенча, микрозайм заемчылар тарафыннан эшкуарлык максатларына тотылган теләсә нинди чыгымнарга биреләчәк. Шул ук вакытта микрозайм суммасы елына 6% белән 3-36 айга кредит бирү вакыты белән 300 меңнән 5 млн сумга кадәр тәшкил итәчәк. 

24 август кцнне ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды микрофинанс продуктлары һәм башка чаралар алуга бизнестан гаризалар кабул итщ башлады. Моннан тыш, якын арада яңа шартларда кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү программасы да старт алачак. Ярдәмне алда санап үтелгән барлык кече һәм урта эшкуарлык субъектларына да алырга мөмкин булачак. Шулай ук сәнәгать парклары резидентлары һәм идарәче компанияләре өчен «Төзелеш» ташламалы микрофинанс продукты гамәлдә булачак. 

Чыганак https://mert.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1812391.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев