Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Әтнәләр Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республика фәнни- гамәли конференциясенә әзерләнә

21 февраль көнне районыбызның Комрыгуҗа мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республика фәнни- гамәли конференциясе була.

Ике елга бер мәртәбә оештырыла торган конференциянең быелгы, сигезенчесе  9.00 сәгатьтә башланыр дип көтелә. Аның эшендә республика районнарыннан укучы-укытучылар, республикадан галимнәр, фән эшлеклеләре килер дип көтелә. 

2018 нче елның 16 нчы февралендәге конференция Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбендә һәм Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында, бөек мәгърифәтченең 200 еллык юбилеена багышлап үткәрелгән иде.

Аның эшендә Татарстанның 15 районыннан һәм Казан шәһәреннән 70тән артык укучы һәм укытучы үзләренең фәнни эшләре белән алты секциядә чыгыш ясадылар. 

Архив  фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев