Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская кабул итә

Сорауларыгызны алдан әзерли торыгыз.

Агымдагы  елның 3 мартында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында ( К. Маркс ур., 61 нче йортта)  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская һәм суд приставларының федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Е. Ю. Степанова   гражданнарны бергәләп кабул итәләр.

Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрдән Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасарына “Skype» программасы аша республиканың муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләренә турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге дә  булачак.

Сәрия Сабурская һәм Елена Степановага мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына алдан (843)236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесен кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

Фото: https://centrra.ru/s-dnem-rozhdeniya/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев