Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Убырлы карчык кунакка килгән

Түбән Бәрәскә авылы

китапханәсендә 1-4 нче сыйныф укучылары катнашында  "Китап -  белем чишмәсе" дип исемләнгән кичә үткәрелгән. Безгә әлеге кичә турында китапханәче Алсу Хәйруллина хәбәр итте. 

Кичә барышында яшь китап укучыларын китапханәгә кабул иткәннәр. Аларга китапханәче Алсу Хәйруллина   китап, китапханә турында сөйләп, кирәкле китапларны ничек табарга икәнлекне аңлатканнар. Сорауларга бергәләп җаваплар тапканнар. 

Әлеге бәйрәмгә кунак булып Убырлы да килгән. Ул да китап уку серләренә төшенмәкче булган. Аңлагандырмы-юкмы, анысын киләчәк күрсәтер. 

Түбән Бәрәскә китапханәсендә Убырлының китап сайлавын күрсәгез, аптырамассыз. 

 Алсу Хәйруллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев