Тагын 10 мең сум акча алачакбызмы
Дәүләт Думасында түләүләрне август аена 10 мең сум күләмендә озайтуны хупладылар.
Дәүләт Думасында 16 яшькә кадәрге балаларга 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне озайту идеясен уңай бәяләделәр. Түбән палата депутаты Михаил Тарасенко август аенда мондый түләү, чыннан да, Россия гаиләләренә кирәк, дип белдерде, дип хәбәр итә PRIMPRESS. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә,РФдә коронавирус эпидемиясе әле тәмамланмаган. Кайбер предприятиеләрдә әлегә кадәр коронавирус аркасында чикләүләр гамәлдә, ә күп кенә россиялеләр әлегә пандемия аркасында югалткан эшне тапмаган. Мондый түләү гражданнарга яңа уку елы алдыннан бигрәк тә кирәк булыр иде. Җәмәгатьчелек шулай ук август аенда тагын бер түләү башкаруын, ата-аналарга балаларны мәктәпкә җыярга ярдәм итүен сорый. Петиция инде 140 меңнән артык имза җыйган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев