Ватанны саклаучылар көне алдыннан кыска эш көне булачак
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы шул хакта искә төшерә.
Бу атнада татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан өстәмә ял көне көтә. Иртәгә, 22 февральдә, республикада эш көне кыскартылачак.
Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне эшләми торган бәйрәм көн булып санала. Эш көне яки смена бер сәгатькә кыскара», — диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев