Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Владимир Путин санкцияләргә өндәгән өчен җинаять җәзасы бирү турында законны имзалады

Дәүләт Думасы әлеге закон проектын ахыргы өченче укылышта кабул итте.

Россия Президенты Владимир Путин Россия Кораллы көчләре гамәлләре турында дезинформация һәм Россиягә каршы санкцияләргә өндәгән өчен җинаять җәзасы бирү турында законны имзалады.

«Россия Кораллы көчләрен куллану турында белешмәләр кергән ялган мәгълүматны дөрес хәбәрләр рәвешендә тараткан өчен җинаять җәзасы бирү билгеләнде», — дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Алдарак «Татар-информ» Дәүләт Думасы әлеге закон проектын ахыргы өченче укылышта кабул итте дип язган иде. Хәзер авыр нәтиҗәләргә китергән ялган мәгълүмат тараткан өчен хокук бозучыларга 10 елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.  

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/05-03-2022/vladimir-putin-sanktsiyal-rg-nd-g-n-chen-inayat-zasy-bir-turynda-zakonny-imzalady-5850713

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев