Июль аенда бакчада башкарасы эшләр
Июль аенда ниләр чәчәргә була
Укроп – җәй буена 15-20 көн саен.
Кресс-салат – ике атнадан яфраклары чыга. Яфраклы салат исә озаграк – бер ай дәвамында үсә.
Шпинатка да урын табыгыз. Орлыгын суда бер-ике сәгать тотканнан соң, җиргә утыртыгыз. Ике атнадан уңышны кулланырга була.
Руккола 5-6 көндә тишелеп чыга.
Җәй уртасында утыртылган петрушка һәм порей суганы сезон ахырында куандырыр.Икенче елга үсүләрен дәвам итә.
Июльдә редис та утыртырга мөмкин. Ә менә бу айда утыртылып, октябрьдә җыеп алынган дайкон мартка кадәр бик яхшы сакланыр.
Кузаклылар утыртырга да соң түгел: борчак, фасоль тиз арада өлгерә. Шул ук вакытта бу үсемлекләр салкынга да бик чыдам.
Күпьеллык культуралар – кузгалак, рәвәҗ, суган утыртырга да мөмкин.
Яшелчәләргә су сибү тәртибе
Җиңел туфраклы урыннарда үсемлекләргә суны ешрак, ә авыр туфраклы урыннарда сирәгрәк сибәргә кирәклеге турында язылмаган кагыйдәләр бар.
Иң мөһиме – артыгын кыланмаска, күл булганчы су сибәсе түгел. Түтәлгә көн дәвамында берничә тапкыр су сипсәгез яхшырак булыр.Лейканы бик нык өскә күтәреп сипмәскә, ә бәлки үсентегә якынрак китереп су сипсәң яхшырак булыр. Болай эшләгәндә туфрак көпшәгрәк булыр, су һәр тамырга барып җитәр.
Белгәнебезчә, һәрбер үсемлек өчен кичке якта су сибү файдалы. Чөнки тәүлекнең караңгы вакытында су акрынрак парга әйләнә һәм күбрәк сеңә. Моннан тыш, суны иртән тутырып, кичкә әзерләп куярга мөмкин. Монда иң мөһим момент – түтәлләргә сибелә торган су җылы булырга тиеш. Салкын судан мәсәлән, суган кыягы саргаерга, ә кыяр яфраклары бөтенләй үләргә мөмкин.Көннең эссе вакытында су сибү куркыныч – зыяны бик күп. Су шунда ук парга әйләнеп, туфрак өстендә пленка хасил булырга мөмкин. Ә бу исә үсемлек сабакларын буып, аларны үлемгә китерәчәк.
Кайсы ничек ярата
Һәр яшелчәнең су сибү буенча үз үзенчәлеге бар. Мәсәлән, төсле кәбестәгә суны турыдан туры яфрагына сибәргә мөмкин. Ә салатка болай сибү куркыныч – яфраклары чери.Салат тамыр төбенә сипкәнне ярата.
Редис та бик көйсез яшелчә.Ул дымлы туфрак һәм дымлы һава ярата. Коры булган очракта, аның тамыры ачы булып үсә, тамырга бөтенләй бирмичә, чәчәк кенә атып утырырга да мөмкин. Артык су сибүне дә яратмый – туфрак тыгызланып, үсемлек үләргә дә мөмкин. Иң кулай вариант – көн аралаш су сибеп, туфракны көпшәкләндереп тору.
Чөгендер суны күп сипкәнне ярата. Аңа бигрәк тә тишелеп чыккан шәпкә су сипсәң яхшы.
Ә менә кишергә күпме су сипсәң дә ярата. Туфрагын йомшартып тору да кирәк.
Баклажаннар дым ярата. Туфрагы корыса, чәчәк бутоннары коела башлый. Җимешләр барлыкка килгәндә суны күбрәк сибү хәерле.
Борычлар да суга битараф түгел. Аларның тамырлары бик нәзберек. Туфрак корый башласа, тамырлар корый. Болай булганда җимешләр зур булып үсми, итчел һәм сусыл булмый. Борыч салкын һәм салкынча суны күтәрә алмый.
Кыяр туфракта да, һавада да дым булганны ярата. Кыярга су еш сибәргә кирәк, тик су җылы булсын. Аның үсеше һава торышы белән бәйле. Салкынча булганда суны еш сипмәскә кирәк.
Помидорлар исә дымлы туфракны ярата. Һава да җылы булырга тиеш. Түтәлдә дым аз булса, чәчәкләр һәм җимешчәләр коелырга мөмкин. Җимешләре дә вак була. Иң яхшысы – 3-4 көнгә бер тапкыр су сибү.
Мәгълүматлар авыл хуҗалыгы үзәгеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев