Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Яңа кагыйдәләр буенча больничныйны ничек түлиләр?

Хәзер иминият пособиесен предприятие бухгалтериясе түгел, ә ФСС бирә.

2021 елдан башлап, больничный көннәрен яңача исәплиләр һәм авыруның беренче өч көне өчен пособиены эш бирүче түли, сумманың икенче өлешен ФСС түли. 

2020 елның декабрендә больничный рәсмиләштерүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде. Бу эш гадиләштерелде. Аны лицензиясе булган медицина оешмасы, табиб функциясе булган фельдшерлар һәм теш табиблары бирә. Электрон больничный язу өчен СНИЛС кирәк.


1 гыйнвардан башлап илдә «Прямые выплаты» проекты эшли башлады. Аның буенча иминият пособиеләрен предприятие бухгалтериясе түгел, ә ФСС бирә. Моның өчен хезмәткәр компаниягә авыруны раслый торган документлар — больничный, белешмә һ.б. тапшырырга тиеш.

Эш бирүче биш календарь көне эчендә документлар комплектын Социаль иминият фондына (ФСС) тапшырырга тиеш.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/10-03-2021/ya-a-kagyyd-l-r-buencha-bolnichnyyny-nichek-t-lil-r-5811537

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев