Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

"Яраткан шөгылем" остаханәсе

Дуслар, В контакте челтәренә төрле яңалыклар кертәбез. Бу юлы сезгә тәкъдим иткәне сезнең яраткан шөгыльләрегезне барлау, өйрәнү максатыннан уйлап табылды. Иң элек үзебезнең дусларыбызның шөгылен күрсәтүдән башладык. Сез дә язып җибәрегез.

Рүзия Камаева:

- Бу мендәрләрнең иң яратып бәйләгәне алы булды. Мин ул җепләрне уенчыкларга дип алдырган идем. Аюлар, куяннар бәйләргә уйлаган идем. Интернетта мастер- класслар бик күп бит хәзер. Башта балаларга яраклы бер ак аю бәйләдем. Анысын энемнең бер яшь тулган көненә бүләк иттем. Кар бабай да бәйләдем. Беркөнне миңа күрше хатыны керде. "Рүзия апа, туган көнгә бүләк итәргә мендәр кирәк, ди. Йөрәк формасында булсын, ди. Бик кечкенә дә, бик зур да булмасын. Башта үзе керткән караңгы шәмәхә төстән бәйли башладым. Бик матур булып чыкмады, караңгырак булды. Шуннан соң менә шушы җепләремнең ал төстәгесе барлыгы исемә төште. Мин аннан мендәр бәйләп карарга булдым. Бик тә матур, бик тә нәфис алсу төс булып чыкты ул. Ул җеп уенчыклар бәйләү өчен чыгарыла, "Плюшивые нитки" дип атала. Төрле төсләре, төрле фирмалар чыгара торганы бар. Мендәрне бәйләдем, эченә "наполнитель" тутырдым. Бу юлы аның "синтепух" дигәне эләкте. Тутыргач, атлас ленталардан эшләнгән роза чәчәкләре белән бизәргә булдым. Анысын бүләккә алып киттеләр, монысы өйрәнчеккә бәйләгәне үземә калды. Күңелдәге хисләрне салырга, тынычланырга өйдә утырган кешегә бер шөгыль бу. 4,5 ле ыргак белән бәйләдем. Яшел, кызыл, кишер төсендәге төрле киңлектәге тасмалардан ясалган чәчәк, яфраклар белән бизәдем. Минем үземә бу шөгыль рәхәтлек бирә.

Дуслар, ә сез буш вакытыгызда ниләр белән шөгыльләнәсез? Языгыз безгә. https://vk.com/atnyatany ачык төркемебезгә хат җибәреп була. Миңа язып салсагыз да ярый. Әйдәгез, бергәләп өйрәник. Пешерү дә, чигү дә, бәйләү дә ярый. Кушылыгыз безгә!

#яратканшөгылем #өйдәутыр #сидидома #Татмедиа #Әтнәтаңыостаханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев