Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Яшерен код аша кирәкле мәгълүматны алырга мөмкин

Пенсиягә кагылышлы документлардан персональ мәгълүмат турында консультацияне Пенсия фондына бармыйча  да алып була.

Пенсия күләме, стаж дәвамлылыгы, пенсияне китерү көне һәм пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы башка шәхси мәгълүматларны “Код сүз”ен кулланып, контакт-үзәгендәге 2-79-27-27 телефоны аша өйдән чыгып тормыйча гына алырга мөмкин. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарастан Бүлекчәсе хәбәр итә.

Код сүзе – кешенең шәхси катнашуыннан башка гына шалтыратучыны идентификацияләү, ягъни раслау ысулы ул. Гамәлдәге законнар җыелмасы нормалары буенча Пенсия фонды хезмәткәрләре телефон аша персональ мәгълүматларга кагылышлы сорауларга җавап бирә алмыйлар. Шулай итеп, шәхси мәгълүматлы сораулар буенча белгеч консультацияне “Код сүзе”, ягъни контроль мәгълүматлары булган гражданнарга гына бирә.

“Код сүзе”н гражданин Пенсия фондының www.pfrf.ru рәсми сайтындагы шәхси кабинетында күрсәтә, бу сүзне һәркем мөстәкыйль рәвештә сайлый һәм “Код сүзе” аның үзенә генә мәгълүм була.

“2-79-27-27 телефонына шалтыратып, секрет кодны әйткәч, татарстанлылар үзләрен кызыксындырган сорауларга, шул исәптән шәхси мәгълүматларга кагылышлыларына да җавап ала һәм килеп туган хәлне оператив рәвештә хәл итә ала”- дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе башлыгы Эдуард Вафин.

Шәхесне раслау өчен код сүзеннән файдалану турындагы гаризаны Россия Пенсия фондының теләсә кайсы идарәсенең клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итеп тә бирергә мөмкин.  Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә гражданнар алдан язылу тәртибендә кабул ителәләр.

 

Пенсия фондының Әтнә клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге

 

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев