Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Зур бәйгедән кайттылар

2 октябрь көнне районыбызның мәдәният-сәнгать өлкәсендәге йолдызларыбыз Арчада чыгыш ясап кайттылар.

Арчада «Безнең йорт - Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең икенче сайлап алу туры узды, анда республиканың алты районыннан килгән 44 коллектив чыгыш ясады.

-   Безнең Әтнә районыннан Лилия Сәфәргалиева, "Алчәчәк" бию төркеме, "Конфетки" вокаль  ансамбле, сәнгать мәктәбенең гармунчылар ансамбле һәм инструменталь ансамбль барды. Әлегә бернинди нәтиҗә дә юк, көтәбез. Бөтен зонаны карап бетергәннән соң гына җиңүчеләр билгеле буласы, - ди мәдәният бүлегенең әйдәп баручы белгече Әлфинә Мөхәмәтҗанова.   

    Безнекеләрдән тыш монда Арча, Теләче, Кукмара, Балтач  районнары үзешчәннәре татар, рус, удмурт, керәшен һәм казах мәдәниятләрен тәкъдим иттеләр.

Фестивальнең Гала-концерты режиссеры Халисә Исмәгыйлева, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең бүлек мөдире Нәфисә Сагбиева һәм Татарстан Республикасының халык артисты Таһир Латыйфуллин составындагы сайлап алу комиссиясе эше нәтиҗәләре буенча иң яхшы номерлар 4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнендә Казанда узачак Гала-концертта тәкъдим ителәчәк.

Ике сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча, Апас һәм Арчада 80гә якын иҗат коллективы һәм аерым башкаручылар катнашты, алар үз халыкларының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен күрсәттеләр

http://addnt.ru/ дип яза.

Әлфинә Мөхәммәтҗанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев