Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Без сезне тыңлыйбыз

Этләрегезне бәйгә куегыз

Редакциягә Олы Әтнә авылының Карл Маркс урамыннан шалтыраттылар.

Кызганычка каршы, елап шалтыраткан ападан исемегез ничек, дип тә сорарга онытылган.

- Сеңлем җаным, нишләтәсе бу этләрне. Бер көнне энеләремә тәшкән идем, ишек алдына бер эт кереп, тавыкларына ябышкан иде. Аны-моны уйламадым, тавыкны коткарырга, дип йөгердем. Ул котырынган эт, ничек үземә ташланмады. Куркуымнан әле дә кеше була алмыйм. Түбән кан басымы белән йөрим мин. бу юлы кан басымым 190 кадәр менеп киткән. Ничек инсульт булмады, - дип елап җибәрде апа.

Чыннан да. район үзәгендә өерләре белән йөргән этләр тагын күренә башладылар. Берара юкка чыкканнар иде.

-  Ул этләрнең муеннарында ошейниклары да бар. Хуҗалык этләре инде алар. Нигә бәйгә куймыйлар икән. Тавыкларга ишек алдына кереп ашый башладылар бит инде, - диде шалтыратучы ханым.

Ишетсәгез иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев