Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Акчаларыгызны нишләттегез?

РФ Президенты Владимир Путинның балалы гаиләләргә 10 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган акча биреләчәге турында аңлатып язып чыккан идек.

“Бүләк” озак көттермәде, май аенда гариза язучыларга 1 июньнән вәгъдә ителгән 10 мең сум акча ияләренә барып та җитте.
Кайбер гаиләгә – 10, кемгәдер – 20, кайберәүләргә күбрәк суммада акча күчте. Әлбәттә, әлеге акча 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге һәр балага бирелүе турында һәркем хәбәрдар. Ә менә әлеге акчаларны алучылар аларны нинди максатларда тотарга җыена? Берничә әнигә шул сорау белән мөрәҗәгать иттем.
Фәридә Җиһаншина,
Олы Мәңгәр авылы:
– Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша 18 майда ук язган идем. Нәкъ 1 июнь көнне акча күчте дә. Телефонга хәбәр килгәч, башта аптырап киттем. Ә инде шул суммада акча күчүен белгәч, чын-чынлап куандым. Бүгенге көндә балаларыбыз өчен аерым бүлмә булдыру уе белән йөри идек. Вак-төяк, кирәк әйберләргә бер дигән ярдәм булды бу. Шушындый авыр вакытларда ярдәм иткән хөкүмәтебезгә чиксез рәхмәтлебез.
Гүзәл Галимҗанова,
Олы Әтнә авылы:
– Гаризаны май аенда ук яздым. 1 июнь көнне хезмәттәшем: “Гүзәл миңа акча күчте, сиңа да күчтеме”, - дип шатлыклы хәбәре белән уртаклашты. Күпмедер вакыттан соң, миңа да ике балама да акча күчүе турында хәбәр килде. Шатландым. Акчаларны балаларга киемнәр алырга җыеп куйдык. Булгач, булгач, үзләренә булсын, дидек. 1 сентябрь – Яңа уку елы бик тиз килеп җитә бит ул. Гаиләбез өчен бик зур ярдәм булды. Рәхмәттән башка сүз юк.
Зилә Шәфигуллина,
Кече Әтнә авылы:
– Гаризаны эштәге кызлар яза башлагач кына язып куйдым. Акчасы тиз генә килер дип башыма да килмәде. Тик акчаны июнь аенда ук күргәч аптырап киттем. Акчаларны җыелсын дип торам. Киләчәктә балалар белән ял итәргә барырга уйлыйбыз. Рәхмәтем чиксез.
Гөлгенә Сәйфутдинова,
Олы Әтнә авылы:
– Май аенда ук язган идем гаризаны, ике балама акча күчте дә инде. Олы кызыбызга ноутбук алырга дип уйлап йөри идек. Менә дигән мөмкинлек булды бу. Балаларның акчалары үзләренә булсын, дидек. Шулай ук өч яшькә кадәрге балаларга бирелә торган акчаны да алдым. Моннан тыш, “продуктлар”да килде. Безнең кебек күпбалалы гаиләләргә ярдәм булу, хөкүмәтебез тарафыннан кайгыртучанлык бик куанычлы әйбер, әлбәттә.
Һәркайсыбызның хыяллары тормышка ашсын, дип кенә телисе килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев